“МегаФон” Татарстанда челтәрен киңәйтә

Республикада “МегаФон” челтәре актив үсештә

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Татарстандагы иң масштаблы әлеге кәрәзле элемтә челтәре таралу зонасын киңәйтүен дәвам итә. Бу абонентларга кирәкле булган һәр җирдә хезмәт күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан эшләнелә. Әлеге элемтә операторы беренче булып республика халкының 80 проценты яшәгән территориядә кәрәзле элемтәнең яңа буыны - 3G буенча хезмәт күрсәтә башлады. Хәзер “МегаФон” тәкъдим иткән 3G хезмәтеннән Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә файдаланалар.
2G элемтәсенең яңа база станцияләрен сафка бастыру нәтиҗәсендә, Казанның Короленко һәм Петербург урамнары районнарында элемтәнең сыйфаты яхшырды. Баулы шәһәрендә исә - Сәйдәшев урамындагы, Әлмәттә –Тынычлык урамындагы элемтәне тәэмин итүче җиһазлар модернизацияләнде. Балык Бистәсе торак пунктында, Арча районының Утар-Аты авылында, Үрнәк бистәсендә, Теләче районының Баландыш, Чүпрәле районының Шланга авылында, Саба районының Урман хуҗалыгы бистәсендә, Бөгелмә районының Таллы-Бүләк авылында “МегаФон” элемтәсенең ышанычлылыгын күтәрү буенча чаралар күрелгән.