«Татнефть» Казахстанда каучук комплексы төзергә ниятли

Бүген Казахстанның Сарань шәһәрендә автомобиль шиннары җитештерү буенча «Татнефть» һәм «Аллюр» компанияләр төркеменең уртак предприятиесе төзелешенә старт бирелде.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). «Татнефть» ГАҖ һәм «КазМунайГаз» компаниясе җитәкчеләре Казахстанда бутадиен каучук һәм изобутан җитештерү комплексы төзергә ниятләүләре турындагы килешүне имзалады. Документка бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин катнашында кул куелды.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, заводта (әлеге проектны 2025 елга кадәр гамәлгә ашыру күздә тотыла) елына 186 мең тонна бутадиен каучук һәм 170 мең тонна изобутан эшләп чыгарылачак. Заводта 400 кеше эшләр дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов документны имзалау тантанасында билгеләп үткәнчә, Казахстан каучук җитештерү өчен кыйммәтле чималга ия, бу юнәлештә бергәләп актив эш алып барырга кирәк. Шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм Казахстан Республикасы индустрия һәм инфраструктур үсеш министры Бейбут Атамкулов битум җитештерү буенча завод төзергә ниятләүләре турындагы меморандумны имзалады.

Бүген Казахстанның Сарань шәһәрендә автомобиль шиннары җитештерү буенча «Татнефть» һәм «Аллюр» компанияләр төркеменең уртак предприятиесе төзелешенә старт бирелде. Капсула кую тантанасында Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Әлеге проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 284 миллион доллар тәшкил итә. Төзелеш эшләрен 2022 елда тәмамлау күздә тотыла. Җитештерү куәтенә чыккач, биредә 3 миллион җиңел автомобиль шины һәм 500 мең тоташ металл кордлы шин эшләп чыгарылачак.