Төркия компаниясе Башкортстанда йөк порты төзергә планлаштыра

Елга портын төзегәннән соң Агыйделдә массакүләм, авыр һәм күләмле йөкләрне транспортлауга чыгымнар кимиячәк.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Төркиянең «Фавори» җәмгыяте Агыйдел шәһәрендә йөк елга порты, шулай ук Уфа тимер юл вокзалы янындагы кунакханә һәм күп катлы парковка төзергә җыена.

Башкортостанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов белән «Козува групп» компанияләр төркеме директорлар советы әгъзасы Бора Ишинер белән очрашуда шул хакта фикер алышты. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, елга портын төзегәннән соң Агыйделдә массакүләм, авыр һәм күләмле йөкләрне транспортлауга чыгымнар кимиячәк. Моннан тыш, ул Урал меридианы буенча Россия эчке транспорт инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итәчәк.

«Агыйдел шәһәрендәге порт суднолар йөреше юллары ярдәмендә республика экспортын үстерү өчен этәргеч булырга мөмкин», — диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча Дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

Төркия фирмасы шулай ук Уфада кунакханә һәм парковка төзергә планлаштыра. Очрашу барышында яклар бу инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында килешүгә имза куйдылар. Хәзер Башкортстан хакимияте инициативаны килештерү өчен Куйбышев тимер юлы вәкилләре белән киңәшләшә.

Favori LLC («Фавори») ҖЧҖ Kozuva holding компанияләре төркеменә керә, аңа 1955 елда нигез салынган булган. Компания аэропорт төзү һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.