Миңнеханов Казахстанда шин заводы төзеләчәк урынга капсула кую тантанасында катнашты

Төзелеш эшләрен 2022 елда төгәлләргә ниятлиләр.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга сәфәре кысаларында Сарань шәһәрендә шин җитештерү заводы («Татнефть» һәм «Аллюр» компанияләр төркеменең уртак предприятиесе) төзеләчәк урынга капсула кую тантанасында катнашты.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, капсула кую тантанасында Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин чыгыш ясады.

Әлеге проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 284 миллион доллар тәшкил итә. Төзелеш эшләрен 2022 елда тәмамлау күздә тотыла. Җитештерү куәтенә чыккач, биредә 3 миллион җиңел автомобиль шины һәм 500 мең тоташ металл кордлы шин чыгарылачак.

Заводның булачак хезмәткәрләре Түбән Камадагы KAMA TYRES мәйданчыгында стажировка уза. Завод ачылышына Казахстаннан 500 белгеч курслар узар дип көтелә.

«Әлеге завод Казахстанның интенсив социаль-икътисади үсешен тәэмин итү буенча чаралар комплексында мөһим элементка әверелер, шулай ук Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекнең алга таба киңәюенә, Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын да ныгуына хезмәт итәр дип өметләнәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

2025 елга заводта 1100 кеше эшләр дип көтелә. Биредә җитештерелгән продукциянең 60 процентка якыны - Казахстанның эчке базарына, калганы экспортка чыгарылачак.

Тантанада шулай ук «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, «Аллюр» Компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Андрей Лаврентьев, «КазМунайГаз» компаниясенең идарә рәисе Алик Айдарбаев катнашты.