news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М12 юлында тавыштан саклау экраннары урнашу урынын май аенда билгелиләр

Казанда Мәскәү — Казан тиз йөрешле автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышы узды.

Татарстанда М12 юлында тавыштан саклау экраннары урнашу урынын май аенда билгелиләр
Надежда Гордеева

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева).  Татарстанда булачак М12 Мәскәү — Казан трассасы буенда тавыштан саклау экраннары урнаштыруның конкрет урыны һәм конструкциясе эшләнә. Алар буенча карарлар май аенда кабул итү планлаштырыла.

«Институт Гипростроймост — Санкт-Петербург» АҖ бүлекчәсе җитәкчесе Виктор Алексеев тиз йөрешле автомагистраль төзү буенча эшче төркем утырышында шул хакта белдерде.

«Тавыш саклау экраннары конструкциясе әлегә эшләнмәгән. Хәзер аларның урынын һәм озынлыгын билгеләү мөһим. Әмма урнаштыру урыны да эшкәртелә. Май аена тавыштан саклау экраннары буенча эш башкарылып бетәчәк һәм карарлар кабул ителәчәк», - дип сөйләде проектант. 

Аның сүзләренчә, Иделнең сул як ярында Лаеш районында 400 метрдан артык озынлыкта тавыштан саклау экраны урнаштыру планлаштырыла, шуның 165 метры — күпердә, 237 метры ярда булачак.

«Орел авылы һәм “Орел Гарден " коттедж бистәсе арасында трассаның ике ягыннан да биш метр биеклектәге 1185 метр озынлыктагы акустик экран урнаштыру күздә тотыла. Орловск бистәсе каршында 1200 метр озынлыктагы һәм биш метр биеклектәге катнаш экран булачак. Тарлаш каршында 1401 метр озынлыктагы һәм биш метр биеклектәге акустик экран кую күздә тотыла», — дип планнары белән уртаклашты Алексеев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100