Миңнеханов: Предприятие бурычларын киметү модернизациягә акча салу мөмкинлеген бирә

Россиянең Сәүдә-сәнәгать комплексы предприятиеләренең 750 млрд сум бурычларын реструктуризациялиләр.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Предприятиеләрнең бурыч йөкләнешен киметү аларга модернизациягә күбрәк инвестицияләр кертергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.

«Чишелеш табылды. Без бурыч йөкләнешен җиңеләйтү белән модернизациягә, киңәйтүгә күбрәк инвестицияләр кертү мөмкинлегенә ия булачакбыз. Бу бик яхшы сигнал», - диде ул.

Узган ел ил җитәкчелеге бу юнәлештә тиңдәшсез адымнар ясый алды, дип сөйләде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов.

«Сәүдә-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен 750 млрд сум реструктуризацияләнәчәк. Бу җитди чара банкирларга булган зур түләүләрдән арынырга һәм акчаны үсеш өчен кулланырга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте ул.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, республикада эре предприятие директорларының өчтән бере диярлек, ә оборона-сәнәгать комплексында — яртысы кредитта булуны һәм кредитлар югары булуны 2020 елда төп мәсьәлә дип саный.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 2 трлн 877 млрд сум тәшкил итте, сәнәгать җитештерүе индексы — 101процент. Ваклап сату товар әйләнеше күләме - 952,7 млрд сум.

«2019 елда сәнәгать җитештерүе күләме 2,8 трлн сумга җитте. Бу бик тәэсирләндерерлек сан. Әле 12 ел элек кенә сезнең 1 трлн иде. Үсеш өч тапкыр булган. Бу Россиянең уртача темпларыннан шактый югары», - диде Борисов коллегия утырышында.

Вице-премьер якын арада Россия икътисады үсешенең драйверларының берсе итеп илкүләм проектларны атады.