Татарстан иминият базары күләме буенча Россиядә дүртенче урында

Татарстан иминият базары күләме буенча Россиядә дүртенче урында

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). 2004 елда Татарстанның иминият компанияләре 8,2 миллиард сумлык иминият взнослары җыйган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр артыграк. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында – беренче һәм Россия буенча дүртенче урын алган.

Иминият премиясен аеруча күп җыйган компанияләр арасында: “Идел” -2,1 миллиард сум (гомуми күләмнең 26 проценты), “Чулпан” – 1,4 миллиард (17 процент), “Росгосстрах-Татарстан” – 0,9 миллиард (11 процент), “НАСКО СК Татарстан” – 0,7 миллиард (9 процент) һәм “Итил” – 0,7 миллиард (9 процент). Татарстан территориясендә булган филиаллар өлешенә иминият взносларының 12 проценты туры килгән.