Татарстан хакимиятләре нәтиҗәле эшләве өчен Россия Хөкүмәтеннән 1 млрд сум алачак

РФ төбәкләренең югары вазифаи затларының нәтиҗәле эшчәнлеге өчен грантлар Владимир Путин указы нигезендә бүленә.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан 2019 ел нәтиҗәләре буенча югары вазифаи затларның һәм башкарма хакимият органнарының нәтиҗәле эшләве өчен 1,1 млрд сум күләмендә грант алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев имзалаган күрсәтмәдә әйтелә.

Хөкүмәт грантлары 45 млрд сум күләмендә Россиянең 50 субъекты арасында бүленгән. Татарстан Икътисад министрлыгында төбәкләр «дәүләт башлыгына төбәк халкының ышаныч дәрәҗәсе, икътисадның бюджеттан тыш секторында югары җитештерүчән эш урыннары саны, кече һәм урта бизнеста эшләүчеләр саны, ярлылык дәрәҗәсе, төбәктәге хезмәт хаклары күләме» кебек күрсәткечләрдән чыгып сайлап алынганлыгын әйттеләр.

Россиядә югары вазифаи затларның һәм регионнарның башкарма хакимияте органнарының нәтиҗәле эшчәнлеге өчен грантлар РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә бүленә.