ТР Министрлар Кабинетында академик Аганбегян Россиядә социаль-икътисади вәзгыять хакында лекция белән чыгыш ясады

Моннан тыш, танылган икътисадчы ил икътисады үсеше перспективалары турында сөйләде

 (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында РФ танылган икътисадчысы Абел Аганбегян Россиядә социаль-икътисади вәзгыять һәм үсеш перспективалары хакында лекция белән чыгыш ясады.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашкан.
Икътисадчы, академик Абел Аганбегян – теоретик һәм гамәли икътисад өлкәсендә танылган белгеч, икътисади үзгәртеп кору концепциясе авторларының берсе, күп кенә чит телләргә тәрҗемә ителгән базар реформасы үткәрү проблемалары буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы.
Илдар Халиков аудиториягә лекторны тәкъдим итте һәм академик Абел Аганбегянның Казанга беренче килүе түгел дип билгеләп үтте.
Аганбегян лекциясен 2008 елгы дөньяви кризистан һәм аның Россиягә йогынтысыннан башлады. Аерым алганда, әйдәп баручы 20 ил арасында Россиядә кризисның иң тирәнтен булуын искәртте. Ил тулай эчке продукт күләмен киметте, шулай ук Япония, Бөекбритания һ.б. бу хәлгә юл куйды. Шул чорда Россиянең тышкы икътисад әйләнеше 40 процентка кимеде, инвестицияләр – 17 процентка. Федераль бюджет керемнәре шулай ук 9,3 трлн сумнан 5,4 кә кадәр кимеде.
Кризис вәзгыятеннән резерв фондтагы акчалар ярдәме белән чыгу мөмкин булды, дип искәртте А.Аганбегян.
Икътисадчы игътибарын соңгы елларда илдә инвестицияләр кинәт кимү фактына юнәлтте. “2013 елда инвестицияләр буенча 2008 ел дәрәҗәсенә чыктык кына, - дип искәртте ул. – Ә бу киләчәккә тупламадык, яңа егәрлекләр үстермәдек дигән сүз”.
Моннан тыш, кризистан соң илдән капитал агымы күзәтелде. 2008 елда ул 133 млрд доллар тәшкил итсә, 2009 елда - 52 млрд., 2011елда – 80 млрд., 2012 елда – 54 млрд. 2013 елга 70 млрд доллар дип фаразлана. Капитал агымы экспорт кереме кимү белән бергә бара, ягъни ил валюталарны алып бетермәгән, дип билгеләп үтте Абел Аганбегян.
Лектор фикеренә караганда, капитал кимүнең сәбәбе – икътисад корпоратив секторының чит ил инвесторлары алдындагы бурычы.
Икътисадка тискәре йогынты ясаучы тагын бер фактор – халык хуҗалыгының тузган матди-техник базасы, аны үзгәртү шулай ук җитди инвестицияләр таләп итә.
Академик мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкка социаль ярдәм күрсәтү кебек тармакларны үстерү перспективаларына җентекләп тукталды. Ул чыгышын тәмамлаганда Россиядә нинди тармакларны үстерергә кирәклеге хакындагы фикерләре белән уртаклашты.
Кичә, 3 декабрьдә, академик Абел Аганбегян Казан федераль университетында лекция белән чыгыш ясады.