Миңнеханов: Тулаем продуктта туризм өлеше 10 процентка кадәр артырга тиеш

Татарстан Президенты Идел буе федераль округы төбәкләренең туризм тармагын үстерү юнәлешен билгеләде.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Тулаем продуктта туризм өлеше киләчәктә 10 процентка кадәр артырга тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышыннан соң шундый юнәлеш билгеләде.

«Тулаем продуктның 10 проценты туризм хисабына булырга тиеш», — диде ул.

Искәртеп үтәбез, бүген Казанда эчке туризмны үстерү перспективалары турында Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре фикер алыштылар. Делегатлар «Бөек Идел юлы», «Кызыл» туризмның киләчәге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.