Илкүләм проектлар буенча Мордовия һәм Самара программаларын төбәкләр өйрәнәчәк

Программаларны Россиянең Федераль казначылыгы төзегән.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары утырышында илкүләм проектларның үтәлешен контрольдә тоту турында фикер алыштылар. Бу хакта Мордовия Республикасы җитәкчесе Владимир Волков сөйләде.

«Федераль казначылыкка вариантларның берсе тәкъдим ителде. Бу вариант буенча без, Мордовия һәм Самара өлкәсе, эшлибез. Әгәр ул федераль округта Федерациянең барлык субъектлары өчен дә туры килсә, тагын бер кат гомумиләштерергә карар иттек. Шулай ук илкүләм проектларның үтәлешен контрольдә тоту юлы буенча барырга булдык», – диде ул.

Ике төбәк өчен дә программалар Россиянең Федераль казначылыгы тарафыннан эшләнгән.

«Без программа буенча илкүләм проектның нинди дәрәҗәдә булуын күрәбез. Нигездә, бу капиталь төзелеш проектларына кагыла. Капиталь төзелеш объектларын гына түгел, барлык илкүләм проектларны да контрольдә тоту буенча программа эшләү турында күп сөйләделәр», – диде Владимир Волков.