Чувашия башлыгы: Татарстан туризмны үстерүдә бик нык алга китте

Марий Эл, Чувашия һәм Татарстан туристларны җәлеп итү буенча тырышлыкны берләштерергә тиеш, диде Михаил Игнатьев.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан – туризм өлкәсен үстерү җәһәтеннән алга киткән төбәк. Күрше республикалар Татарстаннан күп нәрсә үзләштерә. Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан – эчке туризмны үстерү буенча бик нык алга киткән төбәк. Гәрчә биредә Кырым яки Сочидагы кебек мөмкинлекләр дә юк, һава шартлары да башка. Без иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерәбез һәм алга таба, бергәләп, үзара тырышлыкны, финанс һәм кеше ресурсларын берләштереп, мөһим нәтиҗәгә ирешәчәкбез», - диде ул.

Марий Эл, Чувашия һәм Татарстан туристларны җәлеп итү буенча тырышлыкны берләштерергә тиеш, диде Михаил Игнатьев.

Бүген Казанда туризмны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы уза.