Равил Зарипов Нидерланд эшлекле даирәсе делегациясе белән очрашты

Яклар мәгълүмат алмашты һәм хезмәттәшлек итүнең перспективалы юнәлешләре буенча фикер алышты

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Равил Зарипов Нидерланд Икътисад министрлыгының тышкы икътисади мөнәсәбәтләр буенча генераль директор урынбасары Мартен ван ден Берг һәм Нидерланд Корольлегенең РФдәгы Тулы вәкаләтле илчесе Рон Келлер җитәкчелегендәге эшлекле даирә делегациясе белән очрашты.
Яклар мәгълүмат алмашты һәм хезмәттәшлек итүнең перспективалы юнәлешләре буенча фикер алышты. Равил Зарипов кунакларга Татарстан икътисадының үсеш нокталары һәм республикада булдырылган инвестицион климат турында сөйләде. Шулай ук республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителгән иде.
Татарстанга визитның сәбәбе республиканың инвесторлар белән кызыксынуын һәм аларның эшчәнлеге өчен шартлар тудыруы зур кызыксыну уятты, дип белдерде кунак. Нидерланд вәкиллләренең Татарстанга визиттан төгәл эшләнмәләр көтүе ассызыкланды.
Бүген “Корстон”да Нидерланд Корольлеге һәм Татарстанның эшлекле даирәләре вәкилләре очрашуы уза. Нидерланд делегациясе IT-паркта да булачак.