Дары заводын Казаннан 2027 елда күчерергә планлаштыралар

Оешмадагы җитештерүнең бер өлеше Татарстан башкаласында консервацияләнәчәк.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Екатерина Ларионова). 2027 елда Дары заводы Татарстаннан күчереләчәк. Бу хакта Казан шәһәре мэриясендә узган матбугат конференциясендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең финанс-милек мәсьәләләре буенча урынбасары Радик Шәфигуллин сөйләде.

“Хәзер җитештерүнең бер өлеше консервацияләнә, бу башка төбәккә күчү белән бәйле. Хәзер заводны күчерү проекты эшләнә. 2020 елга аны төгәлләячәкләр, ә 2027 елга күчерү планлаштырылган. Әмма җитештерү монда калачак, ул консервацияләнәчәк”, - диде Шәфигуллин.

Аның сүзләренчә, хәзер Дары заводы Казанда катнаш оешмаларның сәнәгать кластерын үстерә.