news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан икътисад министры Зәй объектларында эш барышы белән танышты

Айрат Фәррахов белән Мидхәт Шаһиәхмәтов районга сәфәр кылды.

Татарстан  икътисад министры Зәй объектларында эш барышы белән танышты
http://zainsk-rt.ru/

(Зәй, 4 август, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Бүген Россия Дүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышлык итү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары Айрат Фәррахов һәм Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зәйгә эшлекле сәфәр кылды. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде.

Сәфәрне алар «Прогресс» сәнәгать паркыннан башлады. Аннан кунаклар әлеге объекттан ерак булмаган «Заман» сәнәгать паркына күчте. Кунаклар элеватор эшчәнлеге белән якыннан танышты, кабул итү пункты, лаборатория, үлчәү хуҗалыгы, ашлыкны кабул итү, киптерү һәм чистарту урыны, саклау зонасы, элеватор белән идарә итү пунктында (объектның йөрәге) булып, үсеш перспективалары, ашлык сакланышы һ.б.лар белән кызыксынды. 

Биредә лаборатория иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән: Швециядә эшләнгән җиһазларның берсендә минут эчендә ашлыкка анализ ясала, сыйфаты билгеләнә. Кунаклар биредә быелгы ашлык сыйфаты күрсәткечләре белән кызыксынды. Алар элеваторның үлчәү хуҗалыгы, ашлыкны кабул итү, киптерү һәм чистарту урыны, саклау зонасы белән дә танышты.

Кунаклар игътибарыннан эре бизнес мәйданчыгы булган «Зәй шикәре» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте читтә калмады. Сәфәр кылучылар шәһәрдә «Безнең ишегалды» программасы буенча алып барылган эш барышы белән дә танышты. Бу уңайдан алар Гагарин урамының 53 «А» йорты ишегалдында булды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов әлеге бизнес мәйданчыклары һәм «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларын караганнан соң, журналистлар белән тәэсирләрен уртаклашты.

«Күргәнегезчә, ГРЭСта киң күләмле инвестицион проект гамәлгә ашырыла, сәнәгать парклары эшчәнлеге дә куандыра, аларда зур план-ниятләр бар. Республикадан ярдәм кирәк булганнарның бөтенесен карап, уйларга кирәк. Шул рәвешле Зәйнең икътисады алга бара, бергә-бергә башкарып чыгарга язсын», — диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100