news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә иткә салым кертелергә мөмкин

Президент вәкиле сүзләренчә, климат тәртибе терлекчелек өлкәсендә яңа технологияләрне үстерүгә этәргеч булырга мөмкин.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россиядә һәм башка илләрдә углерод эзен исәпкә алу сәясәте киләчәктә терлекчелектә иткә салым барлыкка китерергә мөмкин. Бу турыда РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Безгә углерод салымы — ерак кебек тоелды. Безгә салым керттеләр, без уйга калдык. Планетада температура үсә барган саен, модельләр СО2 ның башка чыганакларын караячак. Мисал өчен, авыл хуҗалыгы. Бу берничә елдан соң без башта бик каты канәгатьсезлек белдерәчәкбез, ә аннары, иткә салым алырга мәҗбүр булачакбыз дигәнне аңлата», — диде Песков «Архипелаг 2021» интенсивында.

Президент вәкиле сүзләренчә, климат тәртибе терлекчелек өлкәсендә яңа технологияләрне үстерүгә этәргеч булырга мөмкин.

«Архипелаг 2021» проект-белем бирү интенсивы — ул яңа технологияләр өлкәсендәге проектларны үстерүче шәхси катнашучылар, стартаплар, төбәкләр һәм югары уку йортлары өчен заманча мәйданчык. Ул Бөек Новгородта 21 июльдән 10 августка кадәр Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында уза.

Бу чара кырларында катнашучыларга якындагы 100 елга Россиянең яңартылган образы турында сөйләргә кирәк булачак. Алар шулай ук үз проектларын булдыру белән шөгыльләнә, университетлар һәм Россия шәһәрләре үсешендә катнаша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100