news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда Татарстанда 57 иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк

«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» — «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына керә торган федераль программаларның берсе.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанда быел бөтен республика буенча 57 иҗтимагый киңлекне төзекләндерергә ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында 49 иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк, һәм республика хакимияте өстәмә рәвештә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру бөтенроссия конкурсында җиңгән сигез объектны гамәлгә ашырырга планлаштыра», — диде Фролов.

Шулай ук министрлык шәһәр мохите объектларының бөтенроссия конкурсына гариза язды, анда республиканың 20 муниципаль берәмлеге үзләренең иҗтимагый киңлекләр концепциясен тәкъдим итте. 

«Август ахырында нәтиҗәләр ясалачак, һәм без проектларыбызны гамәлгә ашыруга чираттагы траншны алачакбыз. Барлык объектлар да уңайлы һәм нәтиҗәле булсын өчен тырышачакбыз», — диде министр урынбасары.

«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» — РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына керә торган федераль программаларның берсе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100