news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы командасы халыкара бизнес-уены призеры булды

Алар «Агротуризм» проектын яклады.

Әлки районы командасы халыкара бизнес-уены призеры булды
http://alki-rt.ru

(Әлки, 4 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы командасы халыкара бизнес-уены призеры булды. Роза Нуруллина командасы «Яшь фермер» халыкара бизнес-уенының төбәк этабында икенче урынны яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шулай итеп, «Авыл кызыклары» туристик авыл» командасы «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә үз эшчәнлеген башкаручы эшмәкәрләр» номинациясендә икенче урынны алды.

 Роза Нуруллина, Ангелина Мошкова һәм Рафис Гатауллин составындагы команда «Агротуризм» проектын яклады.

Аның идеясе районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тур. Уенның Бөтенроссия этабына бары тик җиңүче команда гына барачак. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100