Рөстәм Миңнеханов Израиль эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты

Очрашу Израиль делегациясенең Казанга ике көнлек сәфәре кысаларында узды.
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Израиль эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Израиль делегациясенең Казанга ике көнлек сәфәре кысаларында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Израиль компанияләре җитәкчеләре Татарстан башкаласында ТР Инвестицион үсеш агентлыгының тәкъдим итү үзәге һәм республиканың инвестицион мөмкинлекләре белән танышты. Кунаклар шулай ук Иннополистагы махсус икътисади зонада һәм университетта булды.Рөстәм Миңнеханов Израиль эшкуарларының Татарстанга сәфәре Россия-Израиль мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтергә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.Очрашу барышында Израильнең бизнес-бергәлеге вәкилләре үз компанияләренең эшчәнлеге, Россиядә эшләү тәҗрибәсе хакында сөйләде, Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү өчен перспективалы тармакларны билгеләде. Мисал өчен, очрашуда катнашучылар авыл хуҗалыгы, киберкуркынычсызлык, төзелеш, сәламәтлек саклау һ.б. өлкәләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре хакында фикер алышты.