^Казан Бөтендөнья банкыннан 125 миллион доллар күләмендә кредит алачак

^Казан Бөтендөнья банкыннан 125 миллион доллар күләмендә кредит алачак

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бөтендөнья банкы Казанга 125 миллион доллар күләмендә кредит бүлеп биргән. Бу атнада 50 миллион доллар күләмендә беренче транш алыначак. Моннан тыш, бүген Татарстан башкаласы Россия банкыннан 1 миллиард сум облигация займы алачак. Алынган акчаларның ничек сарыф ителәчәге турында бүген журналистларга Казан мэры Камил Исхаков шәрехләде.

К. Исхаков Бөтендөнья банкына аерым шәһәр яки муниципаль берләшмә белән беренче тапкыр эш итәргә туры килгәнлеген, элек Бөтендөнья банкы дәүләтләргә генә кредит биргәнлеген билгеләп үтте. Казанның муниципаль үсеше өчен 125 миллион доллар бүлеп бирелгән.

Беренче транш бу атнада алыначак. Калган акча Казан бөтен килешү шартларын үтәгән очракта гына биреләчәк. Шәһәр башлыгы уйлавынча, бу шартлар шактый катлаулы. Беренче чиратта Казан бурычлардан котылырга тиеш, ә бүген ул 415 миллион сум тәшкил итә. Аннары бюджеттан тыш чигерүләр буенча эшләр алып барырга кирәк. Бирелгән акчаның 70 миллион сум тирәсе керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган яки аз керемле гражданнарга ярдәм итү өчен бүлеп бирелергә тиеш. 20 процент акча мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкә объектлары үсешенә тотылачак. Аерым алганда, акча мәктәпләрне ремонтлауга һәм поликлиника, хастаханәләр төзелешенә юнәлдереләчәк. Акчаның кайбер өлешен Бөек Ватан сугышы ветераннары госпиталенә, "Здравушки" кебек инвалид һәм ветераннар үзәкләренә финанс ярдәм сыйфатында бирү планлаштырыла.

Аннары К. Исхаков Казан бүген Россия банкыннан алачак 1 миллиард сум облигация займы турында сөйләде. Бу акчаларга шул ук максатларга "эшләргә" кирәк булачак, диде шәһәр башлыгы. Акчаның кайбер өлеше Казанны төзекләндерүгә юнәлдереләчәк. Гомумән алганда, облигация займын кире кайтару гарантияләнгән тармакларга юнәлдерелү планлаштырылуын ассызыклады К. Исхаков.