Яков Геллер: Әгәр хәләл дуңгыз итенә заказ бирсәгез, иртәгә аны китерүчеләр табылачак

ТР Дәүләт заказы агентлыгы башлыгы дәүләт килешүләрен үтәүчеләрне үз тәэмин итүчеләре арасында бәйгеләр үткәрергә тәкъдим итте.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Дәүләт сатып алуларында җиңүчеләр тәэмин итүчеләрне сайлап алу өчен бәйге үткәрергә тиеш. Бу Татарстан җитештерүчеләренең товарларын һәм хезмәтләрен алга этәрергә ярдәм итәчәк. ТР Дәүләт заказы агентлыгы башлыгы Яков Геллер ТР Дәүләт Советының профиль комитеты утырышында шундый инициатива белән чыкты.

«Кайнар ризыклар белән тәэмин итүгә контракт откан компанияләр бәрәңге яки итне каян сатып ала? Без моны белмибез. Ни өчен безнең фермерларга үзләре җитештергән продукцияне сату мөмкинлеген тудырмаска? Без әлеге базарны фермерлар өчен ача алабыз. Шундый механизм булдырырга мөмкин. Контракт откансың икән, көндәшлек нигезендә кирәкле продукция сатып ал», - диде ул.

Бу тарифлар хасил итә торган предприятиеләргә дә кагыла. Бәяләр (әйтик, аның буенча лифтлар өчен арканнар сатып алалар) йорт хуҗаларының тарифларында чагылыш таба, дип искәртте Геллер.

Мондый тәҗрибәне гамәлгә кертү мөмкин түгел, ул 44нче федераль законга каршы килә, диде ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов. Ул сатып алуларның еллык күләмен 30 процентка кадәр арттырырга тәкъдим итте.

Геллер билгеләп үткәнчә, Дәүләт комитетында «ни эшләгәннәрен үзләре дә белмиләр». Заказ бирүчеләр, башка компанияләрне аукционга кертмичә, кече һәм урта эшкуарлардан продукция сатып алуны дәвам итәчәк, дип саный ул.