Бүген “Татарстанның иң яхшы товарлары” конкурсына йомгак ясалачак

Быел конкурска Татарстанның 213 предприятиесе 343 төрдәге продукция һәм хезмәтләр тәкъдим иткән
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” республика конкурсын оештыру комитетының йомгаклау утырышы узачак. Быел конкурска Татарстанның 213 предприятиесе 343 төрдәге продукция һәм хезмәтләр тәкъдим иткән. Алар “Азык-төлек товарлары”, “Халык өчен сәнәгать товарлары”, “Җитештерү-техник әһәмияттәге продукция”, “Хезмәтләр”, “Халык һәм нәфис һөнәрчелек эшләнмәләре” номинацияләренә алынган.

Эксперт комиссияләре бәяләгәннән соң, 113 төрдәге продукция һәм хезмәтне “Конкурс лауреаты”, 165 ен - “Беренче дәрәҗә дипломант” , 37 сен - “Икенче дәрәҗә дипломант” исемнәренә лаеклы дип тапкан.

2009 елгы республика конкурсы җиңүчеләре “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабына тәкъдим ителәчәк.