Угрыларны закон чикләрен узуга этәргән төп сәбәп –металлга сорауның зур булуы

Бүген металл калдыклары әйләнешенә контрольне координацияләү буенча оператив штабның чираттагы утырышы узды
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Төсле һәм кара металл калдыклары әйләнеше белән бәйле хокук бозу очраклары бүген металл калдыклары әйләнешенә контрольне координацияләү буенча оператив штабның ТР Икътисад министрлыгында узган чираттагы утырышында күтәрелде. Министрлыкның матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, аның эшендә ТР Прокуратурасы, Горький тимер юлы Казан бүлеге, Куйбышев тимер юлының Татарстандагы вәкиллеге, Татарстан таможнясы вәкилләре катнашкан.
Оператив штаб утырышларында ай саен металл кабул итү белән законсыз шөгыльләнүче пунктларны ачыклау, алар эшчәнлегенә киртә кую буенча башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясала. Агымдагы елның 1 февраленнән башлап республикада шушы максатларда оператив- профилактик чаралар алып барыла. Бүгенге утырышта ТР ЭЭМ икътисади җинаятьләр белән көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов билгеләп узганча, металл урлау фактлары әле хәзергәчә физик һәм юридик затларның көнкүрешенә зарар китерүен дәвам итә. Угрыларны закон чикләрен узуга этәргән төп сәбәп –бүгенге көндә, аеруча чит илләрдә, металлга сорауның зур булуы. Мәсәлән, алюминий калдыкларының 1 тоннасы 50 мең сум торса, шул ук авырлыктагы бакыр 150 мең сум белән бәяләнә.