Т.Акулов: «Ислам капиталы булган чит ил инвесторларын безнең проектларга җәлеп итү кирәк»

9-12 июнь көннәрендә Казанда Ислам үсеш банкының Халыкара инвестиция конференциясе узачак
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). 9-12 июнь көннәрендә Казанда Ислам үсеш банкының Халыкара инвестиция конференциясе узачак. Россия тарихында беренче тапкыр Ислам банкы тарафыннан оештырылучы әлеге форумга әзерлек, аның Татарстан өчен әһәмияте хакында бүген журналистларга «Татмедиа» агентлыгында узган очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңшчесе – ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов сөйләде.
Тимур Акулов билгеләп узуынча, Ислам үсеш банкы хөкүмәтара кредит оешмасы буларак билгеле. Банк эшчәнлеген 1975 елда башлап җибәрә. Аның шартлары буенча, әлеге финанс учреждениесе әгъзалары булып бары Ислам конференциясе оешмасына кергән илләр генә санала ала. Бүген аның составына 56 ил керә. Ислам банкының төп максаты - мөселман илләре һәм дөньяның төрле илләрендәге мөселман общиналарының икътисади-социаль үсешенә ярдәм итү. Ул, аерым алганда, Ислам илләре предприятиеләренә, аерым проектларга өлешләп инвестицияләр кертә, икътисади һәм социаль секторга кагылышлы проектларны инвестицияли, траст фондлары белән идарә итә, Ислам конференциясе илләренә техник ярдәм күрсәтә һ.б. Ислам үсеш банкының штаб-фатиры Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә урнашкан. Бүгенге көндә аның Рабат (Марокко), Куала-Лумпур (Малайзия) һәм Алма-Ата (Казахстан) шәһәрләрендә 3 төбәк офисы эшли.
Узган елның май аенда Ауропа үсеш һәм реконструкция банкының Казанда узган еллык җыелышы кысаларында ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али ике арада Хезмәттәшлек Меморандумын имзалаган иде. Шул чагында 2008 елда Татарстан башкаласында әлеге финанс учреждениесенең инвестиция конференциясен уздыру хакында да килешенде. Конференция уздыру чыгымнарының 20 проценты гына Татарстан җилкәсенә төшәчәк, чыгымнарның 80 процентын Ислам үсеш банкы үз өстенә алачак.
Тимур Акулов бүгенге очрашуда билгеләп үткәнчә, Татарстан инде соңгы елларда эре халыкара масштаблы чараларга ияләнеп бетте, шуңа да Россиядә Ислам банкы оештыра торган бу беренче чара да гадәти булып кабул ителә. «Әмма бу беренче карашка гына шулай булып тоела, үзенең күләме һәм депозитлары ягыннан Ислам үсеш банкы Ауропаның үсеш һәм реконструкция банкыннан да уздырып җибәрә», – ди ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры. Аның фикеренчә, бу конференцияне Казанда уздырырга теләүнең тагын бер мөһим сәбәбе бар. «Без Ислам үсеш банкының үз әгъзалары – Ислам конференциясе оешмасына кергән илләр икътисадына гына туры инвестицияләр сала алуын яхшы аңлыйбыз. Ә Россия, шул исәптән Татарстан бу оешма әгъзалары түгел. Әлеге инвестиция конференциясе, аерым алганда ислам капиталы булган чит ил инвесторларын безнең проектларга җәлеп итү мөмкинлеген карау өчен кирәк», – ди Тимур Акулов.
Ислам банкы белән алдан килешүләр буенча, Татарстаннан төрле өлкәләргә караган 103 проект әлеге финанс учреждениесе каравына җибәрелгән булган. Тимур Акулов хәбәр иткәнчә, ярты ел дәвамында алар биредә тикшерелеп, соңыннан Ислам банкы аларны Ислам конференциясе оешмасы илләре каравына юллаган. Казанда узачак инвестиция форумында бүгенге көндә 103 чит ил компаниясеннән 124 кеше катнашырга теләк белдергән. «Бу 124 кешенең барысы да Татарстан проектлары белән танышкан, бу проектларга кызыксыну белдергән кешеләр. Алар безгә шушы проектлар хакында конкрет сөйләшүләр алып бару өчен килә», – дип белдерде Тимур Акулов. Мәсәлән, кичә Кувейтның РФ илчесе ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры белән сөйләшүе вакытында әлеге мөселман иленнән 20 млрд. доллар инвестицияләр пакеты булган шәхси инвестиция холдингының зур кызыксыну белән Татарстанга килергә җыенуын хәбәр иткән. Россия һәм Татарстан ягыннан бу мәртәбәле инвестиця форумында 150 компаниядән 243 кеше катнашачак.
«Казан 2013 елгы Универсиаданың хуҗасы булды. Потенциаль инвесторлар өчен бу вакыйга да кызыклы булырга тиеш. Ислам үсеш банкы оештырган инвестиция конференциясе Казанга, Татарстанга инвестицияләр килүгә этәргеч бирер дип ышанабыз, бүген АКШ, Ауропа банкларында эшләүче ислам финанс капиталы Татарстанда да эшләр дигән өметтә калабыз», – ди Тимур Акулов. Аның фикеренчә, конференцияне Казанда оештыру максаты шуңа корылган. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов белдергәнчә, Россия кыен чорлар кичергәндә, Якын Көнчыгыш базарын югалтты. «Ил үз эчендәге проблемаларны чишү белән мәшгуль вакытта, аның урынына бу базарга Көнбатыш компанияләре килде. Хәзер ил күләмендә Россияне бу базарга кире кайтару юнәлешендә эш бара. Бу бик авыр мәсьәлә. Татарстан Россия икътисадының ныклы баганасы буларак, әлеге юнәлештә хәлиткеч рольләрнең берсен уйный, чөнки Якын Көнчыгыш илләре безне ислам дөньясы кисәге буларак кабул итә», –ди Линар Латыйпов.