“Елазчылар” һәм “сергочылар” Россия машина төзүчеләр берлеге секциясе оештырырга тәкъдим и

Әлеге берлекнең төп бурычы - машина төзелеше комплексында хезмәт эшчәнлегенә яшьләрне әзерләү һәм һөнәри юнәлеш бирү
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). “ЕлАЗ”җитештерү берләшмәсе” ААҖ һәм Серго исемендәге заводның яшь белгечләре Россия машина төзүчеләр берлегенең яшьләр секциясен булдырырга тәкъдим итә.
Республиканың ике эре сәнәгать предприятиесенең яшь белгечләре әлеге идеяне “ЕлАЗ” делегациясенең «POZIS» заводына сәфәре барышында җиткерделәр. Очрашу вакытында җитештерүне үстерү, шул исәптән предприятиеләрнең кадрлар сәясәтен формалаштыруга кагылышлы мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Яшьләр секциясенең төп бурычы егет һәм кызларны
машина төзү комплексындагы хезмәт эшчәнлегенә әзерләү һәм аларга һөнәри юнәлеш бирүне координацияләү булырга тиеш.