Росавиация 400 ләп пилотның таныклыгын кире алган

Ведомство ялган мәгълүматлар китерү юлы белән булдырылган таныклыкларның гына кире алынуын җиткерде.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Хәзерге вакытта Россия авиациясе 400 ләп пилотның таныклыгын кире алган, дип хәбәр итә ТАСС, ведомство җитәкчесе Сергей Извольский сүзләренә сылтама белән. Ул лицензия алганда ялган мәгълүматлар тәкъдим иткән пилотларның лицензияләре юкка чыгарылачагын җиткергән.

“Пилотларны профессиональ әзерләү ICAO (Халыкара гражданлык авиациясе оешмасы. Т-и) компетенциясеннән тыш башкарыла. Росавиация тарафыннан пилотларның лицензияләрен кире алу - законлы һәм дөрес эш. Ялган мәгълүматлар тапшыру юлы белән булдырылган лицензияләр кире алына. Мәсәлән, ялган медицина белешмәсе алып килү яки очу вакытын булганнан күбрәк итеп күрсәтү шундыйларга керә. Бортында йөзләп кеше булган транспорт чарасы белән андый пилотлар идарә итәргә тиеш түгел. Хәзерге вакытта 400  ләп пилотның таныклыгы кире алынды”, – дип белдергән Извольский.

Искәртеп үтик, алдан Россия пилотлары тарафыннан ICAOга, Росавиациянең бу эшен туктатуын сорап, петиция җибәрелүе хәбәр ителгән иде.