Иранның Казандагы Генераль консулы ТР икътисад министрына Татарстанда гамәлгә ашыру өчен берничә проект тәкъдим итте

Бүген ТР икътисад министры М.Шаһиәхмәтов Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Бәһерниҗад Шаян белән очрашты

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Бүген ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Бәһерниҗад Шаян белән очрашуы вакытында ике республика арасында хезмәттәшлек перспективалары каралды.
Генераль консулның Татарстандагы дипломатик миссиясе, билгеле булганча, агымдагы елның 5 мартында башланган иде. Министр Мидхәт Шаһиәхмәтов Рәсүл Баһерниҗад Шаянны бу югары вазифага билгеләнүе белән котлап, ике арада бәйләнешләрне үстерүгә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Икътисад министры Татарстанда бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булуга игътибар юнәлтеп, “Алабуга” махсус икътисади зонасының потенциалын һәм ресурсларын аерым ассызыклады. Мидхәт Шаһиәхмәтов Иранның эшлекле даирә вәкилләре Татарстандагы уңайлы инвестиция мохитен лаеклы бәяләр, дигән ышанычта калды.
Яңа Генераль консул билгеләнү белән, инвестиция активлыгы һәм ике арадагы хезмәттәшлек барлык аспектлар буенча да киңәя бара. Рәсүл Бәһерниҗад Шаян Икътисад министрлыгында оештырылган кабул итүгә рәхмәт белдереп, Иран җитәкчелегенең партнерлар белән икътисади хезмәттәшлекне югары баскычка күтәрергә ниятләвен җиткерде. Шул яктан чыгып караганда ул үзенең дипломатик эшчәнлегендә генераль линия итеп икътисади эшчәнлекне күрә. Генераль консулның халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә 22 еллык эш тәҗрибәсе бар. Ул территорияләрне нәтиҗәле үстерүгә ярдәм итүче төп ике юнәлешне барлап үтте. Аның берсе – икътисад булса, икенчесе – туризм һәм мәдәният. Бу юнәлешләрдә мөнәсәбәтләрне үстерү халыкның мул тормышын тәэмин итәргә сизелерлек ярдәм итәчәк. Генераль консул Татарстан икътисад министрына Иран бизнесменнары Татарстанда гамәлгә ашыру өчен тәкъдим иткән берничә проект хакында мәгълүмат бирде. Бу тәкъдимнәр эш тәртибендә каралып, җентекләп анализланачак.