Кәбестә кыйммәтләнде

Ә йомырка бәясе төшә башлады
(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Берничә атна бәяләре күтәрелгәннән соң, узган атнада Казанның сәүдә нокталарында йомырка бәясе төшә башлаган. Аның хакы 3,3 процентка кими төшкән. Татарстанстат хәбәрләренә караганда, токмач - 1,9 процентка, тавык ите, тары, дөге ярмалары – 0,4-0,5 процентка арзанайган. Стерильләштерелгән сөт бәясенең дә соңгы бер атна эчендә 1,1 процентка, каймакның -0,3 , атланмай һәм бодай онының -0,2 процентка очсызлануы мәгълүм.

Бу чорда бәяләр үсеше яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясендә күзәтелә. Бер атна эчендә иң зур бәяләр үзгәреше - кәбестәдә. Ул соңгы атнада 11 процентка кыйммәтләнгән. Башлы суган, бәрәңге һәм кишер бәясе дә 2,5-4,8 процентка кадәр күтәрелгән. Моннан тыш, шикәр комы - 1,8, пастеризацияләнгән сөт -0,7, беренче сортлы казылык бәясе -0,4 процентка арткан.

Идел буе федераль округына кергән төбәкләр башкалалары белән чагыштырганда, Казанда ярымысланган казылыкка, катырылган балык, атланмай, каймак, пастеризацияләнгән һәм стерильләштерелгән сөткә, бодай оны, арыш һәм бодай ипиенә, бәрәңге, башлы суган, кишер һәм алмага түбән бәяләр саклана.