Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Бурятия башлыгы белән хезмәттәшлекне үстерү хакында фикер алышты
Татарстан Президенты эш сәфәре белән Улан-Удэ шәһәренә килде.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэ шәһәрендә Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты.
ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов төбәкләрнең хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы перспективалары булуын билгеләп үткән. «Без Бурятиягә машина төзелеше продукциясе, халык куллануы товарлары һәм азык-төлек продуктлары, медицина эшләнмәләре сату өлкәсендә активлыкны арттырырга әзер. Безнең төбәкләр өчен кызыксыну тудырырлык Татарстан һәм Бурятиядә җитештерелгән продукция исемлеген төзергә кирәк», - диде ТР Президенты.
Яклар шулай ук туризм өлкәсендәге уртак мәнфәгатьләрне дә билгеләп үтте. «Күп кенә кешеләр Байкалны күрергә тели. Күл бик матур, аның пляжлары һәм чиста суы үзе генә дә ни тора. Тулаем алганда, дөньяда Байкал кебек урыннар бүтән юк. Бары тик логистика белән бәйле мәсьәләләрне генә уйларга кирәк», - дип искәртте ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда да экотуризм актив үсеш кичерә, һәм төбәкләрнең бу юнәлештә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бар.
Алексей Цыденов фармацевтика, фән һәм мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү, вертолет төзү тармагында кооперацияне ныгыту перспективаларын билгеләп үтте. «Хезмәттәшлек өчен вариантлар күп, кызыксыну бар», - дип өстәде төбәк җитәкчесе.
Шунысын да искәртик: Татарстан Улан-Удэ предприятиеләре белән вертолетлар төзү өлкәсендә хезмәттәшлек итә, Бурятиягә шулай ук «КАМАЗ» автомобильләре, шиннар, дизель ягулыгы, табаклы пыяла, азотлы ашламалар, юу чаралары, азык-төлек продуктлары, медицина кораллары һәм дарулар китерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз