news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер атна эчендә Татарстанның биш моношәһәрендә эшсезләр саны кимегән

Кама Аланы һәм Менделеевскида вазгыять үзгәрмәгән диярлек.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бер атна эчендә Татарстанның биш моношәһәрендә эшсезләр саны кимегән.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тагын ике моношәһәрдә вазгыять үзгәрмәгән диярлек.

«Соңгы мәгълүматлар буенча, Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 3 030 эшсез граждан исәпләнә, бу алдагы атнага караганда 107 кешегә азрак. Бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай моношәһәрләрендә дә эшсезләр саны кимегән», - диелә хәбәрдә.

Кама Аланы һәм Менделеевскида вазгыять бер атна эчендә үзгәрмәгән диярлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100