“Invest in Tatarstan-2014” халыкара форумын уздыруга 5 миллион сумлап акча сарыф ителәчәк

Бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгы эшчәнлегенә – өч ел

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 5-6 март көннәрендә “Казан” тау чаңгысы комплексында узачак “Invest in Tatarstan-2014” халыкара форумының бюджеты 5 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов хәбәр итте. Ул шушы сумма кысаларына сыешырга тырышачакларын әйтте.

Линар Якупов брифингның башында ук, агентлык гамәлгә куелганга бүген өч ел тулуын билгеләп үтте. Ул эшчәнлекне чагылдыручы төп күрсәткечләргә тукталды. 2011 нче елда чит ил инвестицияләре күләме 900 млн доллардан артып киткән, алар арасында туры инвестицияләр 96 млн долларны, яки гомуми сумманың 10 процент өлешен генә тәшкил итә. 2012 нче елда бу күрсәткеч 750 млн долллар тирәсе булган, туры инвестицияләр 570 млн сумга кадәр үскән. 2013 нче елда чит ил инвестицияләренең гомуми күләме 1 млрд доллардан арткан, моның яртысы – туры инвестицияләр. Якынча исәпләүләр буенча, туры чит ил инвестицияләренең 80 процентка якын өлеше “Алабуга” МИЗна туры килә. Узган елда туры инвестицияләр күләме якынча 100 млн долларга кимегән. Линар Якупов моңа борчылырга урын булуын белдерде.

Халыкара форумга килгәндә, агентлык җитәкчесе әлегә ул бу чараның нәтиҗәлелеге никадәр югары булачагын тәгаен бәяли алмады. “Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү ул – күпсанлы чаралар һәм гамәлләр комплексы. Форум – мондый эшнең бер компоненты гына, һәм аның күпме инвестиция җәлеп итүе турында сөйләү дөрес үк булмас”, - диде ул.

Быел “Татарстан – ул башка” шигаре астында узачак форумда ике көнлек эш программасы каралган. Линар Якупов әйтүенчә, Казанга абруйлы банкирлар килергә тиеш, алар арасында Катарның иң эре банкларының берсе булган "Аль-Халиджи Банк" директорлары советы рәисе шейх Хамад Бин Файсал Аль Тани бар. Форумда Бөтенроссия инвестицион агентлыклар ассоциациясе башкарма директоры Карлос Бронзатто, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы, Тышкы икътисади банк, Ислам Үсеш банкы вәкилләре чыгышы көтелә.

Искәртеп узабыз, беренче форум Казанда 2013 нче елның декабрендә узган иде. Анда инвесторлар төбәккә 300 млн доллар тирәсе акча кертергә әзер булуларын белдергән, шулай ук ике мөһим документ та имзаланган. Малайзия Aliran Adaman компаниясе белән Шамов хастаханәсе бинасын сату-алу буенча якынча килешү төзелгән һәм “Смарт Сити” төзелеше барышында экологик технологияләрне куллану буенча “ТР Үсеш корпорациясе” һәм Russian Green Building Council арасында үзара аңлашу турындагы меморандум имзаланган.