Импортны алыштыра алырлык продукция җитештерүчеләргә өстенлекләр бирелергә мөмкин

Импортны алыштыра алырлык продукция җитештерүчеләргә өстенлекләр бирелергә мөмкин

(Казан, 4 март , “Татар-информ”, Тимур Циунчук). 2004 елда Татарстаннан читтә җитештерелгән һәм дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алынган продукция күләме 2,3 миллиард сум тәшкил иткән. Импортны алыштыра алырлык продукция җитештерүгә этәргеч ясау максатыннан, ТР Дәүләт заказы, инвестицияләр эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгының генераль директоры Яков Геллер белдергәнчә, дәүләт яңа тауар төрләрен җитештергән предприятиеләргә өстенлекләр бирергә әзер, ягъни 2-3 елга алар дәүләт заказы өчен бердәнбер тәэмин итүче статусы алырга мөмкин. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә буенча карар эшләнә.