Түбән Кама сусаклагычының биеклеген күтәрү проекты иҗтимагый экспертиза үтәчәк

Түбән Кама сусаклагычының биеклеген күтәрү проекты иҗтимагый экспертиза үтәчәк

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). Түбән Кама ГЭС һәм сусаклагыч корылмаларын төзеп бетерүгә инвестицияләрне нигезләү буенча эш дәвам итәчәк. 4 февральдә Казанда Татарстан, Удмуртия, Башкортстан һәм Пермь өлкәсе вәкилләре катнашында үткән киңәшмәнең төп йомгагы әнә шундый булды. Әлеге төбәкләрнең делегацияләрен ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Удмуртия Хөкүмәте рәисенең урынбасары Виктор Савельев, Башкортстанның табигый ресурслар министры Альфред Фәүхетдинов, Пермь өлкәсе Аппаратының энергетика комитеты рәисе Евгений Малышев җитәкләде. Сүз уңаенда, Пермь өлкәсе беренче тапкыр рәсми дәрәҗәдә әлеге процесска кушылды.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачканда, проект өлешен сусаклагыч белән бәйле эшнең иң мөһим этабы, дип атады. Икенче адым бу чиктәш төбәкләрнең һәрберсендә иҗтимагый тыңлаулар һәм дәүләт экспертизалары үткәрү булырга тиеш. Соңыннан РФ Экология министрлыгында экологик экспертиза һәм РФ Сәнәгать һәм энергетика министрлыгында дәүләт экспертизасы үтәчәк. Әлегә искәрмәләрне исәпкә алып, "Волгаэнергопроект-Самара" ААҖ эшләгән инвестицияләрне нигезләү проектының төп вариантын, шулай ук гидроэлектростанция һәм сусаклагыч корылмаларының 62, 63,3, 66 һәм 68 метр биеклектә әйләнә-тирәгә йогынтысын бәяләү проектын эшләп бетерергә кирәк. Нигезләү сусаклагыч йогынтысы зонасындагы җир, урман, бина, корылмалар һәм башка объектларның инвентаризациясен исәпкә алып үткәрелгән. Әмма Башкортстан һәм Удмуртия яклары тәкъдиме буенча, әлеге эшләрнең базар бәясен билгеләү зарур, ә моңа өстәмә вакыт кирәк булачак.

ТР Премьер-министр урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов (ул сусаклагыч буенча хөкүмәтара эшче төркемнең рәистәше) хәбәр итүенчә, Татарстан яңартылмый торган ресурсларны сакларга мөмкинлек бирүче арзан энергия чыганагын актив куллану инициаторы булып тора. Шул ук вакытта проект бәясе берничә дистә миллиард сум торырга мөмкин. Татарстан үзе генә бу акчаны таба алмаячак. Шуңа күрә, әлеге мәсьәлә белән "Бердәм энергетика системасы" РАО һәм федераль үзәкнең кызыксынуына исәп тотыла. Хәзер проектчыга 1 мартка кадәр эшне төгәлләргә кушылган.

"Татэнерго" ААҖнең генераль директоры Илшат Фәрдиев фикеренчә, бу проект 3-4 елдан, шул исәптән, халык өчен дә җәлеп итүчән булырга мөмкин. Хәзер энергетика системасының төп фондлары искергән һәм бүген акчаларны кая урнаштырырга икәнлеген билгеләргә кирәк. "Татэнерго" башлыгы сүзләренчә, потенциаль инвесторларны, беренче чиратта, Түбән Кама ГЭСын проект билгесенә җиткерү белән бәйле сорау кызыксындыра.

Түбән Кама ГЭСы директоры Рафик Айсин мәгълүматлары буенча, проект билгесендә булмаган (62,5-63,3 метр) ГЭСны файдалану, билгеләнгән куәтнең 40 процентына гына эшләргә мөмкинлек бирә.