^Рөстәм Миңнеханов: фәнни эшләнмәләр гамәли нәтиҗә бирергә тиеш

^Рөстәм Миңнеханов: фәнни эшләнмәләр гамәли нәтиҗә бирергә тиеш

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Ирина Ксенофонтова). Кичә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә фәнни-техник һәм инновацион сәясәт буенча республика Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Көн үзәгенә 2001-2005 елларда Татарстанда фәннең өстенлекле юнәлешләрен үстерү программасын гамәлләштерү кысаларында башкарылучы фәнни фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләргә дәүләт заказын үтәүгә кагылышлы мәсьәлә чыгарылды.

Бүген Татарстанда фәнни-җитештерү эшчәнлеге һәм югары квалификация белгечләрен әзерләү белән 98 оешма шөгыльләнә, шул исәптән, 68 фәнни-тикшеренү, 4 проект-конструктор, 13 югары уку йорты, 7 фәнни-тикшеренү институты һәм сәнәгать предприятиеләрендәге конструктор бюролары бар.

Республикада икътисадның инновацион үсешенең хәзерге этабында фәннең бурычлары турында утырыш катнашучыларына ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов җиткерде. Аның фикеренчә, илдәге һәм республикадагы гомуми социаль-икътисади вәзгыятьтә һәм предприятиеләрнең үзләрендә булган үзгәрешләр фәнни фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләргә дәүләт заказы системасына кардиналь үзгәрешләр кертүне таләп итә. Төп мәсьәләләр булып дәүләт заказы белән идарә итү, дәүләтнең башкарма хакимият органнарының ТР Фәннәр академиясе, фәнни учреждениеләр, предприятие һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек регламентын үзгәртү тора. Инновацион эшчәнлекне анализлауда да яңа алымнар кирәк.

Докладчы шулай ук тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә персоналның кыскару проблемасын күтәрде, фәнни оешмаларда елына бары тик 3,5 мең яшь белгеч кенә беркетелә. Моннан тыш, университетларны, фәнни-тикшеренү институтлары һәм фәнни-техник үзәкләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү зарур.

Фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләргә дәүләт заказы үтәлеш турында доклад белән ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Шамил Чабдаров чыгыш ясады. 2004 елда предприятиеләр тәкъдим иткән инновацион проектларның фәнни этапларына тәҗрибә сыйфатында биш миллион сум бүлеп бирелгән. Мондый эшләнмәләрнең нәтиҗәлелеге мисалы итеп нефть скважиналарының җитештерүчәнлеген арттыру буенча яңа экспресс-технологияләрне алырга мөмкин. Алар төрле оешмалар һәм ведомстволардан нефтьчеләр, физиклар, химиклар, математик һәм механиклардан торган күп профильле коллектив тарафыннан төзелә. «Татнефть» ААҖнә әлеге технология елына өстәмә 200 мең тонна «кара алтын» бирә. Фармакологлар, химик, технологлар һәм медикларның тикшеренүләре республикада яңа дарулар уйлап табуга китерде. Мәсәлән, баш миенең зәгыйфь функцияләрен савыктыру өчен дөньяда тиңдәшләре булмаган яңа препарат эшләнгән.

2004 елда фән өстәмә 1,5 миллиард сумлык нефть табуга, өстәмә 1 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен алуга китергән. Программаны гамәлләштерү Татарстан фәненә федераль бюджеттан 32,5 миллион сум җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. ТР Фәннәр академиясе дисциплинаара, тармакара һәм ведомствоара галимнәр һәм сәнәгать белгечләренең иҗади коллективларын төзеде.

Утырыш катнашучылары биргән мәгълүматны йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, базар шартларында республикада ресурслар саклау, ТКХ, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәсендә инновацион проектларга ихтыяҗ аеруча зур. Фәнни эшләнмәләр архивларга түгел, ә гамәлләштерелү өчен технопаркларга һәм предприятиеләргә барырга тиеш. Эре предприятиеләрнең дә үз фәнни үзәкләрен төзү зарур. Әлегә бу мәсьәләдә, Премьер фикеренчә, төрле оешма һәм ведомстволарның уртак тырышлыгы һәм эшчәнлекләрен көйләү җитешми. Шушы эшчәнлеккә республикада төзелгән тотрыклы залог-иминият һәм инвестиция-венчур фондлары катнашырга тиеш. Фәнни эшләнмәләр теоретик түгел, ә гамәли нәтиҗә бирергә тиеш, дип ассызыклады Премьер-министр.

Комиссия карары проекты, утырышта яңгыраган өстәмәләрне һәм тәкъдимнәрне керткәч, кабул ителәчәк.