2014 елда Үзәк банк “Россия Федерациясе” сериясеннән 4 өлкәгә һәм бер республикага багышланган истәлек акчалары бастырачак

Мисалга, Пенза өлкәсенә багышланганы елның беренче яртысында 10 сумлык итеп 10 мең данәдә әйләнешкә чыгарыла

 (Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). 2014 елда Үзәк банк “Россия Федерациясе” сериясеннән Пенза, Сарытау, Төмән, Чиләбе өлкәләренә һәм Ингушетия Республикасына багышланган истәлек акчалары бастырачак. Тәңкәләр кыйммәтле булмаган металлдан коела: аларның уртасы (диск) мельхиордан, боҗрасы латуньнан ясала. Мисалга, Пенза өлкәсенә багышланганы елның беренче яртысында 10 сумлык итеп 10 мең данәдә әйләнешкә чыгарыла.

Бу хакта Үзәк банк сайты хәбәр итә.