news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Габделганиевне Татарстан товарларын онлайн-танытуда җаваплы итеп билгеләде

Бизнес-омбудсмен җитәкчелегендә Татарстан продукциясен дөньяда иң зур ретейлерларның электрон мәйданчыкларында таныту концепциясе булдырылачак.

Миңнеханов Габделганиевне Татарстан товарларын онлайн-танытуда җаваплы итеп билгеләде
Солтан Исхаков

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада электрон сәүдә каналлары аша Татарстан продукциясен алга этәрү мәсьәләләре буенча эшче төркем төзү турында боерыкка кул куйды. Төркемнең җитәкчесе итеп Татарстанның бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев билгеләнде. Документ тексты республиканың рәсми порталында урнаштырылган.

«Эшче төркемгә 90 көнлек срокта Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне алга этәрүгә ярдәм итү концепциясен эшләү һәм Татарстан Республикасы Президентына тәкъдим итү йөкләнә», — диелә документ текстында.

«Татар-информ»га Татарстан бизнес-омбудсмены матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, Татарстан товарларын интернетта таныту стратегиясен булдыру эше 2019 елда ук, ул Габделганиев Икътисад министрлыгын җитәкләгән вакытта башланган. Узган ел, Covid-19 пандемиясе башланганчы ук, Ozon, Wildberries, Х5 Retail Group, «Протек» кебек зур ретейлерлар белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән. 

Эшче төркемгә шулай ук «Ак Барс» Банк ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов керде.

Исегезгә төшерәбез, 16 ноябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның эшмәкәрләр белән очрашуында «ТРИС» ҖЧҖ җитәкчесе Тимур Булушев федераль челтәрләргә керергә омтылганда, Татарстан җитештерүчеләре очраша торган кыенлыклар турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов республика электрон сәүдә мәйданчыкларына һәм федераль челтәрләргә этәрергә теләгән Татарстанда җитештерелә торган сыйфатлы продукция исемлеген әзерләргә кушты. 

Татарстан Президенты бу теманы бик мөһим дип атады һәм бердәм укыту һәм консультация үзәген булдырырга, аның эшенә интернетта алга этәрү өлкәсендәге экспертларны, шулай ук банкларны да җәлеп итәргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100