ТР Хөкүмәте Йортында “Генерирующая компания” ААҖ Директорлары советы утырышы үтте

Төп мәсьәләләр 2013 нче елның 9 аенда предприятие эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясауга кагылды

 (Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры, “Генерирующая компания” ААҖ Директорлары советы рәисе Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлары советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Илдар Халиков утырышны, генерацияләүче объект төзелешенә бәйле инвестицион проектны күчерү буенча эш өчен, предприятие коллективына, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелегенә рәхмәт сүзләреннән башлады. “Бу, әлбәттә, Татарстан энергетикасы тарихында мөһим этап”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Төп мәсьәләләр 2013 нче елның 9 аенда предприятие эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясауга кагылды. Әлеге чорга нәтиҗәләр буенча, “Генерирующая компания” ААҖ 11 206 млн. кВтч электр энергиясен эшләп чыгарган, бу, үткән ел күрсәткече белән чагыштырганда, 8 процентка кимрәк, һәм планлаштырылган күрсәткечтән 10 процентка кимрәк. Шулай ук, үткән ел белән чагыштырганда, җылылык энергиясен җибәрү 2 процентка кимегән, ул планлаштырылган күләм күрсәткеченнән 8 процентка кимрәк һәм 6 419 мең Гкал булган.
Предприятие дебиторлык бурычы күләмен киметә алган. Ләкин күпләп сату базарында ТР компаниясе электр энергиясен алучы башка төбәкләрнең энергия предприятиеләренә 1 млрд. сумнан артык бурыч бар. Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бүген әлеге мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә күтәрергә кирәк. “Предприятиеләр финанс бурычларын үтәмәгән патрнерларына энергияне сатмас өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк”, - диде ул. Шулай ук ТР Премьер-министры Россия Энергетика министрлыгында эшлекле очрашулар уздырып, әлеге мәсьәлә белән үзе шөгыльләнергә теләк белдерде.
2013 нче елда “Генерирующая компания” ААҖ капиталь төзелеше буенча кертемнәре күләме 1260,9 млн.сум тәшкил иткән.
Капиталь төзелеш планы буенча, 56 титул объектны төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү алып барыла. Агымдагы елның 9 аенда компания капиталь төзелеш планын тормышка ашырганда, 750,3 млн.сумны үзләштергән, бу 9 ай планының 92 проценты һәм еллык планның 60 проценты.
Эшләрне башкару графигы нигезендә Казанның ТЭЦ-2ында ПГУ-220 МВт төзелә. “Генерирующая компания” ААҖ объекты якын арада ДПМ программасы буенча төзелә торган объектлар исемлегенә кертеләчәк. Төзелешне тулысынча тәмамлау өчен, елдан артык вакыт калган. Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бу катлаулы мәсьәлә, шуңа күрә коллективка, аны хәл итү өчен, якын арада барлык көчне берләштерергә кирәк.
“Генерирующая компания” ААҖен көзге-кышкы чорга әзерләгәндә, энергия җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча барлык чаралар башкарылган. Төп җиһазны, биналарны һәм корылмаларны ремонтлау буенча агымдагы эшләр график нигезендә тормышка ашырыла.
Шулай ук “Генерирующая компания” ААҖ Директорлары советы вәкилләре компаниянең яңа барлыкка килә торган филиаллары җитәкчеләрен (Казан җылылык челтәрләре һәм Яр Чаллы җылылык челтәрләре) расладылар – бу Рим Галиәхмәтов һәм Айрат Зәйнуллин, дип хәбәр итә “Генерирующая компания” ААҖ матбугат хезмәте.