Росреестр Иннополисның дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру тәҗрибәсе белән кызыксынды

ТР Президенты һәм федераль Росреестр җитәкчесе ИТ-шәһәрнең потенциалы хакында фикер алышты.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ икътисади үсеш министры урынбасары — Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко белән очрашты. Яклар Иннополисның потенциалы һәм килешү төзү мөмкинлеге хакында фикер алышты. Виктория Абрамченко РФ Росреестры һәм Беларусь Дәүләт милек комитеты коллегияләренең уртак утырышыннан соң журналистларга шулай дип белдерде.

«ТР Президенты белән очрашуда без күп кенә мәсьәләләр, аерым алганда, Иннополис һәм Росреестр арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү мөмкинлеге хакында фикер алыштык. Дәүләт хезмәтләренең сыйфаты, цифрлы форматка, контактсыз технологияләргә күчү – бик тә мөһим. Иннополисның потенциалы безнең өчен зур әһәмияткә ия», - дип искәртте Абрамченко.

РФ Росреестры һәм Беларусь Дәүләт милек комитеты коллегияләренең уртак утырышы Союз дәүләтен картография-геодезик тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек итү һәм фәнни-техник хезмәттәшлек планнарын гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә.

Чарада шулай ук ТР Хөкүмәте, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, шулай ук Россия, Беларусь предприятиеләре һәм учреждениеләре вәкилләре катнашты.