Игорь Комаров Болгарга сәфәр кыла һәм туризмны үстерү буенча киңәшмә үткәрә

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында Татарстанның туристик потенциалы тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Бүген көннең икенче яртысында Татарстанга РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның килүе көтелә. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Ул Болгарда республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатуында борынгы шәһәр объектлары, туристларны кабул итү өчен булдырылган инфраструктура белән танышырга ниятли. 

«Вәкаләтле вәкил инде иртәгә үк Казанда берничә чара үткәрер дип көтелә. Иртән Казан Ратушасында Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары катнашында киңәшмә узачак. Киңәшмәдә округ төбәкләренең социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси үсешенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар. Шуннан соң Вәкаләтле вәкил каршындагы советның туризмны үстерүгә багышланган утырышы узачак», - диде ул.

Әлеге утырышта Татарстанның туристик потенциалы тәкъдим ителәчәк. Республика округта әлеге юнәлештә лидер булып тора, дип искәртте Лилия Галимова.