Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Сингапур компанияләре белән хезмәттәшлек өчен һәрвакыт ачык

Татарстан Президенты республиканың Сингапур белән хезмәттәшлектә кызыксынуын һәм уртак проектларны тормышка ашырырга әзер булуын җиткерде.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры – Сингапур Республикасының милли үсеше министры Ко По Кун һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры урынбасары – Сингапур Республикасы икътисадый һәм социаль үсеше мәсьәләләре буенча координацияләүче министры Тарман Шанмугаратнам белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Ике яклы очрашу "Татарстан-Сингапур: хезмәттәшлек мөмкинлекләре" түгәрәк өстәле форматында киңәйтелгән составта дәвам итте. Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә белдергәнчә, Татарстан Сингапур белән эшлекле хезмәттәшлекне үстерергә тели һәм инвесторларга ачык. "Республика уртак проектларны гамәлгә ашыруда төрлечә ярдәм итәргә әзер. Без сезне үзебездә кунакта күрергә, һәм эшлекле максат белән генә түгел, ә турист буларак та сингапурлыларны үзебездә күрергә шат булабыз. Әйтик, киләсе 2018 елда Казанда бөтен Россия белән бергәләп футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәбез", – диде ул.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанда мәгълүмат технологияләре үсеше һәм инвестцион проектлартурында хәбәр итте. Сингапур бизнесы вәкилләре Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерергә теләгән үз компанияләре презентацияләрен тәкъдим иттеләр. Түгәрәк өстәл барышында мәгариф, төзелеш, азык-төлек сәнәгатте, косметика җитештерүче, нефть-газ секторы һәм консалтинг өлкәсендә эшләүче компанияләр тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре ахырында Сингапур Республикасының Милли үсеше министрылыгы каршындагы Шәһәрне төзекләндерү агентылыгы эшчәнлеге белән танышты. Агентлык шәһәр төзү органы һәм шәһәр-дәүләт өчен зур әһәмияткә ия. Сингапурда халык саны гаять зур, анда җирне дөрес куллану мәсьәләсе аеруча кискен, җир җитмәү шартларында булган территорияләрне аеруча дөрес кулланырга кирәк. Агентлык шәһәр төзү планнарын ясый, шәһәр дизайнын яхшырту эшен дә алып бара.