Узган атнада бензин бәясе үзгәреш кичермәде

Идел буе федераль округына кергән 14 төбәк башкаласының 11 ендә бензин бәяләре үзгәрешсез калган
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Идел буе федераль округына кергән 14 төбәк башкаласының 11 ендә бензин бәяләре үзгәрешсез калган. Казан да шул исемлектә.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, иң кыйммәтле А-76 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы һаман да Ижевски шәһәрендә. Биредә бензинның 1 литры өчен 21 сум 15 тиен, дизель ягулыгы өчен – 25 сум 7 тиен сорыйлар. АИ-93,92 маркалы ягулыкның иң кыйммәте – Самарада (1 литры 24 сум 1 тиен). АИ-95 маркалы бензинга иң кыйммәт бәя Саранскида куелган. Биредә аның литры 25 сум 67 тиен тора.