Авыр чыгарыла торган запаслар булган җир ятмаларын үзләштерү – хакимият органнары һәм нефть тармагының төп бурычы – РФ энергетика министры урынбасары

Кирилл Молодцов Россия нефтьчеләренең һәрвакыт үз көченә таянуын һәм тупланган тәҗрибәдән оста файдалана белүен ассызыклады

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Илнең нефть һәм газ секторының барлык компанияләренең эшчәнлек күрсәткечләре, елына тотрыклы рәвештә 523 млн тонна “кара алтын” табылуы турында ныклап әйтергә мөмкинлек бирә. Быел үсеш 0,7 процентны тәшкил иткән. Бүген РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов “Авыр чыгарылучы һәм традицион булмаган углеводород запаслары: тәҗрибә һәм фаразлар” темасына халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында шул хакта билгеләп үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган конференция “Казан ярминкәсе” ААҖдә XXI Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы кысаларында оештырылган.

Кирилл Молодцов ассызыклап узганча, илдә нефть байлыгын чыгару буенча төп чыганак саналган Көнбатыш Себердә нефть запаслары үсеше, авыр чыгарыла торган запаслар булган җир ятмаларын үзләштерү – хакимият органнары һәм нефть тармагының төп бурычы санала. “Әлбәттә, бу бурыч катлаулы. Совет чорыннан алып, нефть өлкәсендә авыр чыгарыла торган запаслар буенча якланган диссертацияләр өлеше 10 процент булуын истә тотсак, һәркайсыбыз углеводород һәм нефть чималы күләмен арттыру бурычын хәл итүгә үзеннән өлеш кертергә тырыша. “Татнефть”, чыннан да, югары үзле нефть запасларын чыгаруда һәм “кара алтын” табу күләмнәрен арттыруда алдынгы компания булып тора. Бу тәҗрибә башка җирләрдә дә таратылырга тиеш”, - дип белдерде РФ энергетика министры урынбасары.

Аның фикеренчә, салым салу һәм дәүләт тарафыннан стимуллау системасы тармакны тотрыклы төстә үстерергә этәргеч бирә, авыр чыгарыла торган запасларны чыгаруга җәлеп итү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Кирилл Молодцов Россия нефтьчеләренең һәрвакыт үз көченә таянуын һәм тупланган тәҗрибәдән оста файдалана белүен ассызыклады. Ул бүгенге вәзгыятьтә шушы сәләтнең бик мөһим булуына басым ясады.

Төркмәнстанның нефть һәм газ комплексы үсеше турындагы доклад белән ТР Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморат Хаҗимөхәммәдов чыгыш ясады. Ул Төркмәнстанның углеводород чималы запасларына бай булуын ассызыклап үтте. Бүгенге көндә анда нефть һәм газның 180 чыганагы исәпләнә, нефть һәм газга перспективасы булган 1000 нән артык структура ачыкланган. Төркмәнстан табигый газ запаслары буенча дөньяда дүртенче урынны биләп тора.

Россия нефть һәм газ сәнәгатькәрләре берлеге президенты Геннадий Шмаль чыгышында илдә нефть һәм газ табу перспективаларына тукталды.

Татарстанның җир асты байлыкларының углеводород потенциалын үзләштерү нәтиҗәлелелеген арттыру ысуллары турында ТР Фәннәр академиясе академигы Ренат Мөслимов чыгыш ясады. Ул аналитик тикшеренүләргә мисаллар китерде. Алар нигезендә, республикада хәзердән үк нефть запасларын яңадан җитештерү өчен шартлар тудыру зарур, дип саный галим.

XXI гасырда авыр нефть чыгару тәҗрибәсе һәм перспективалары турындагы доклад белән Стенфорд университеты профессоры Луи Кастанье чыгыш ясады.