Июль аенда “КАМАЗ” рекордлы санда йөк машиналары җитештергән

Бер айда 4176 машина комплекты эшләп чыгарылган. Бу 2010 ел өчен рекордлы җитештерү күләме


(Казан, 3 август, «Татар-информ»). “КАМАЗ” производствосы һәм сатулар хезмәте 2010 елның июль аенда продукциянең төп төрләрен эшләп чыгару планын арттырып үтәде. Июль аенда “КАМАЗ” рекордлы санда йөк машиналары җитештергән. Бер айда 4176 машина комплекты эшләп чыгарылган. Бу 2010 ел өчен рекордлы җитештерү күләме. Ел башыннан алып 20253 машина комплекты эшләнгән – бу 2009 елның 7 ае белән чагыштырганда бер ярым тапкыр артык.
Быел “КАМАЗ-Дизель” 24 меңгә якын двигатель һәм көч агрегаты җитештергән һәм кулланучыларына озаткан – бу узган елның шул чорына караганда 43 процентка артык. “КАМАЗ” кулланучылары елның беренче 7 аенда җитештерелгән 5 миллиард 452 миллион сумлык запас частьләр алачак – бу узган елгы күрсәткечләрдән өчтән бер өлешкә артык, дип хәбәр итә “КАМАЗ”ның матбугат хезмәте.