Роспотребнадзор минераль суны маркировкаларга тәкъдим итте

Минераль суны маркировкалау аны җитештерү күләмен күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте контрафакт продукция җитештерүне булдырмас өчен минераль суны маркировкаларга тәкъдим итә.Шул турыда ведомство башлыгы урынбасары Михаил Орлов Федерация Советының бу темага багышланган киңәшмәсендә белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.«Без бу системаны минераль су продукциясе өчен куллану максатыннан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына маркировкалауны тәкъдим иттек», — диде Орлов.Минераль суны маркировкалау аның җитештерү күләмен күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк - шул рәвешле базарга предприятие җитештергәннән тыш продукция кермәячәк.