Ә.Садретдинов: «Әгәр инвестор табылса, без бөтен чүплекләрне шул килеш тапшырырга риза»

Башта чүп-чарны төрләргә аерып, яңадан эшкәртергә җибәрергә, эшкәртеп булмый торган калдыкларны прессларга, биогаз суыртып, аны электр энергиясенә әйләндерергә кирәк, дип саный Т.Юрк

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Европа илләрендә мондый байлык әрәм булып ятмый. Чүп-чарны чүплеккә алып киткәнче үк төрләргә аеру күпкә отышлы, Европада шулай эшләнә.»
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында булган рәсми очрашу барышында Саксония Азат дәүләте Премьер-министры урынбасары – икътисад һәм хезмәт министры Томас Юрк әнә шулай диде. Казанның Самосырово каты көнкүреш калдыклары чүплегендә яңадан эшкәртергә яраклы никадәр чимал әрәм булып ята, башта аларны төрләргә аерып, яңадан эшкәртергә җибәрергә, аннан калган эшкәртеп булмый торган калдыкларны прессларга, биогаз суыртып, аны электр энергиясенә әйләндерергә кирәк, дип киңәш итте ул.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдинов: «Шәһәр чүплекләренең кимендә 12-15 проценты икенчел чималдан тора. Соңгы елларда Казан, Әлмәт, Чаллы, Азнакайда чүп-чарны төрләргә аеру заводлары сафка басты, ләкин моңарчы аларда, башка торак пунктлардагы кебек, бөтен калдык бергә аударыла иде, ул әле дә шул килеш ята. Бу мәсьәлә республикабызның 50-200 мең халкы булган зур шәһәрләре өчен проблема, билгеле. Әгәр инвестор табылса, бөтен чүплекләрне шул килеш тапшырырга риза без, алсын гына», - диде.