Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин җиңел сәнәгать субсидияләрен елына 1 млрд сумга кадәр арттырырга кушты
РФ Президенты җиңел сәнәгать компанияләренә лизингка сатыла торган җиһазлар буенча килешүләрне 50 процент субсидия белән тәэмин итүне йөкләде.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин кредит линияләренә хезмәт күрсәтүне гадиләштерү өчен җиңел сәнәгать компанияләренә субсидияләүне арттырырга кушты. Бу хакта Дәүләт башлыгы үз йөкләмәсен бүген җиңел сәнәгатьтәге вазгыятькә багышланган киңәшмәдә белдерде.
«Хөкүмәткә җиңел сәнәгать кредитларын түләү өчен субсидияне арттырырга кушам. Ел саен 1 млрд сумга кадәр», — диде Владимир Путин.
РФ Президенты җиңел сәнәгать компанияләренә лизингка сатыла торган җиһазлар буенча килешүләрне 50 процент субсидия белән тәэмин итүне йөкләде. Компанияләр бу ташлама белән агымдагы елдан файдалана ала, диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз