Россия белән Төркия, бергәләп, яңа хәрби очкычлар җитештерү мәсьәләсен тикшерә

“Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов мәсьәләнең икътисади ягын җентекләп өйрәнергә кирәк, дип белдерде.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Сергей Чемезов  "Анадолу” мәгълүмат агентлыгына Россиянең Төркия белән берлектә 5 нче буын хәрби очкычлар җитештерү турында сөйләшүләр алып баруын җиткергән.

“Төркиядә моның өчен кирәкле башлангыч бар. Без, бергәләп, заманча продукция җитештерә алыр идек”, - ди Чемезов. Аның сүзләренчә, Төркия үзе генә дә самолетлар җыюны җайга сала алыр иде.

Генераль директор финанс мәсьәләләрен өйрәнүнең ике дәүләт тарафыннан да алып барылуын җиткерде.

Аның сүзләренчә, Россия С-400 системаларын җитештерүгә гомумән алганда әзер. Әмма кайбер нечкәлекләр бар.
“Төркиянең бу өлкәдә электән тәҗрибәсе булмаганлыктан, әлеге ил өчен кертемнәр бик отышлы булмаячак. Зур чыгымнар тотып, нәтиҗәдә берни дә алмау бик үк дөрес булмас иде. Мәсьәләнең икътисади ягын җентекләп өйрәнергә кирәк”, - дип билгеләп үтә Чемезов.