Чаллыда Ford Sollers заводында Ford Fiesta автомобиле производствосы эшләтеп җибәрелде

Биредә седан һәм 5 ишекле хэтчбек машиналар җитештереләчәк

 (Чаллы, 3 июнь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Ford Sollers модернизацияләнгән заводында тулы цикл технологиясе буенча яңа Ford Fiesta производствосын эшләтеп җибәрүдә катнашты.

“Автомобиль бизнесында катлаулы чор булуга карамастан, компаниянең киләчәккә планнары җитди”, - дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.

2014 елда Чаллы заводында Ford Ecosport кроссоверының тулы циклын җыю производствосы эшли башлады, дип искәртте ул. Автошәһәрдә предприятиедә автомобильләр җитештерүгә инвестицияләр күләме 400 млн доллар тәшкил итте, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

“Без Татарстан Республикасы территориясендә эшләвебез белән горурланабыз. Биредә шәхси сектор белән дәүләт структурасы арасында элемтәләр бик яхшы. Бүген Россиядә иң уңышлы автомобильләрнең берсе Ford продукт линиясен киңәйтәбез”, - диде Ford Sollers башкаручы директоры һәм президенты Тед Каннис.

Биредә седан һәм 5 ишекле хэтчбек машиналар җитештереләчәк.

«Форд Соллерс» – 2011 елда гамәлгә куелган Ford Motor Company һәм «Соллерс» ААҖ нең уртак предприятиесе. Ул Россия производствосы, Ford ның барлык продуктларын (автомобиль, запас частьлар һәм аксессуарлар) чит илгә чыгару һәм сату өчен җавап бирә. «Форд Соллерс – Чаллы» заводының җитештерү егәрлеге елына 110 мең автомобиль тәшкил итә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.