ТP да административ регламентларны үтәү сыйфатына контроль системасы эшләнергә мөмкин

Бүген бу хакта Икътисад министлыгы белгечләре IDS-Scheer консалтинг компаниясе вәкилләре белән фикер алышты
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда административ регламентларны үтәү сыйфатына контроль системасы эшләнергә мөмкин. Бүген ТР Икътисад министрлыгында IDS-Scheer консалтинг компаниясе вәкилләре катнашында шул хакта сөйләшү узды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Әлеге компания Татарстанга нәтиҗәләр буенча башкарма хакимият органнарына идарә механизмнарын кертүдә, дәүләт хезмәтләре һәм административ регламентлар стандартларын эшләп, гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер.

Татарстан ягын бизнес процесслар белән идарә өлкәсендә дөнья лидеры саналган бу компания тәкъдимнәренең әлегә берсе кызыксындыра. Ул - дәүләт органнары тарафыннан гражданнарга, оешмаларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына контроль булдыру. ТР Президенты М.Шәймиевнең Дәүләт Советына еллык юлламасында да сыйфатлы дәүләт хезмәте күрсәтү тизлеге дәүләт хезмәткәре эшчәнлеген бәяләүдә төп критерий итеп куела. ТР Административ реформа уздыру буенча республика программасы кысаларында дәүләт органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, коррупция фактларына урын калдырмау өчен физик һәм юридик затларга дәүләт хезмәтәре күрсәтүнең 149 административ регламенты гамәлгә кертелгән иде.

Министр Марат Сафиуллин белдерүенчә, халыкка һәм оешмаларга дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатына контроль буенча Татарстанда тәҗрибә проекты эшләтеп җибәрелсә, алга таба бу тәҗрибәне Россиянең башка төбәкләрендә дә файдаланып булыр иде. Индикатив идарә системасы шуның ачык мисалы. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, консалтинг компаниясе тәкъдимнәрен Татарстанда административ реформаны гамәлгә ашыру буенча тупланган тәҗрибә белән баетып, алга таба үстерү, зур кулланыш табачак проект булырга мөмкин.