Мәскәүдә Кама икътисади районының үсеш концепциясе каралачак

Чара барышында 2007-2013 елларга Россиядә төбәк сәясәтен камилләштерүнең төп юнәлешләре турында фикер алышыначак.
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). 3-4 июньдә Мәскәүдә Ауропа берлеге белән Россия Федерациясе арасында төбәкләр сәясәте буенча диалог кысаларында 3-4 июньдә Мәскәүдә узачак “Төбәк сәясәтенең стратегик һәм идарә аспектлары” семинарында катнашучыларга Кама икътисади районын үстерү концепциясе тәкъдим ителәчәк. Концепцияне семинарда катнашучыларга ТР икътисад министры урынбасары Рашат Фәттахов тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә республика Икътисади министрлыгы матбугат хезмәте.
Семинарны Ауропа комиссиясенең Төбәкләр сәясәте мәсьәләләре буенча Генераль директораты һәм РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы оештырган. Семинар барышында Россиядә төбәкләр сәясәтен камилләштерүнең төп юнәлешләре һәм 2007-2013 елларга Ауропа төбәкләр сәясәтен гамәлгә ашыруның төп принциплары каралачак.
Португалия, Германия, Испания һәм Финляндия тәҗрибәләре мисалында Ауропа төбәкләр сәясәтен гамәлгә ашыру алымнары, шул исәптән Ауропа берлеге илләрендә эшләнгән үзенчәлекле сектораль һәм төбәк механизмнары күрсәтеләчәк. Россия төбәкләрен социаль-икътисади үстерү мәсьәләләрендә стратегик үлчәнешләр Саха һәм Татарстан республикалары һәм Түбән Новгород өлкәсе мисалында күрсәтеләчәк.
Искәртеп үтәбез, Татарстанның ике территориясе – Кама икътисади районы һәм Казан агломерациясе – 2020 елга кадәр Россия Федерациясенең озак вакытлы социаль-икътисади үсеше концепциясе проектының быелның апрелендә “Төбәкләр мисалында РФнең озак вакытлы социаль-икътисади үсеше” бүлеге турында фикер алышу этабында Россиянең алдынгы икътисади үсеше зоналары исемлеге өчен тәкъдим ителгән.